1961 нче елда чыккан “ГАЗ-51” янгын сүндерү машинасы туган ягы – Апаска кире кайтачак
Бүген районга эшлекле визит белән Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры – Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин килде.
(17 нче июнь, Гүзәл Хилавиева, “Апастово-информ”).
Ул район башлыгы Равил Хисаметдинов белән берлектә яңа сафка басачак янгын-коткару депосы бинасы төзелеше белән танышты, төзүчеләр белән аралашты.
“Район башлыгы Равил Хисаметдинов белән барысын да карап чыктык. Барлык төзелеш материаллары кайтарылган. Бүгенге көнгә 1-2 атнага графиктан калышалар. Шулай да подрядчы оешма барысын да вакытына туры китерергә сүз бирде. Эш башланган икән, аны үзвакытында төгәлләргә дә кирәк. Бүгенге көндә биредә төзелеш эшләре тулы куәтенә бара. Барысы да куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәп, һәм шулай ук коронавирус чиреннән саклану чараларын да кулланып эшлиләр. Әлеге янгын-коткару депосы төзелешен август аена төгәлләү бурычы куела. Шулай ук ике янгын сүндерү машинасы кайта. Берсе яңа КамАЗ машинасы, икенчесе 1961 елда чыккан, 1973 елда Апаста янгын сүндерү машинасы булып хезмәт иткән. Аны төзекләндереп туган ягына кайтарабыз”, - дип белдерде министр Рафис Хәбибуллин.
Яңа төзелгән бинада хезмәткәрләр өчен уңайлы эш шартлары, күнекмәләр, спорт мәйданчыгы, машиналар кую урыны булдырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев