20 апрельдән 30 апрельгә кадәр ташламалы бәядән “Йолдыз“ (“Звезда“) укучылар арасында тавык һәм үрдәкләр уйнатылды
Иганәчеләр – Болынбалыкчыдан Кәлимуллиннар һәм Морзалардан Галиуллиннар тарафыннан бирелгән тавык һәм үрдәкләр үз ияләренә тапшырылды. Без аларны өйләренә үк илтеп бирдек.
(17 май, “Апастово-информ”).
Борнашта яшәүче Кәүсәрия апа Заһидуллина ярты ел дәвамында “Йолдыз” уку белән беррәттән, 5 тавыкка да ия булды.
“Бер дә көтмәгән идем. “Йолдыз”га гел язылабыз. Район хәбәрләрен белергә тиеш инде без. Ара ерак дип тормагансыз, Борнашка кадәр килгәнсез”, - диде ул.
Кәүсәрия апа озак еллар сәүдә өлкәсендә хезмәт итте. Районның хөрмәтле кешесе ул. Авылдашлары арасында да абруе зур. Уңган-булган хуҗабикә чәчәкләр, гөлләр үстерергә ярата. Яшелчәләре дә мул уңыш бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев