200дән артык кеше гомерен саклап калган Россия Герое Дамир Йосыпов турында яңалык бар
Самолет һәлакәте вакытында күрсәткән батырлыгы өчен Россия Герое исеменә лаек булган Дамир Йосыповның исеме Сызрань шәһәре Мактау тактасында язылачак.
Шәһәр башлыгы Николай Лядин 7 сентябрьдә Сызрань шәһәре Мактау тактасында Россия Герое Дамир Йосыповның исемен һәм фотосын урнаштыру турында карар кабул иткән. Мактау тактасына кандидатлар билгеләү комиссиясе әлеге карарны хуплаган. «Сызрань шәһәр округы Мактау тактасындагы яңа исемнәр» тантанасы 10.00 сәгатьтә шәһәр хакимияте бинасы янындагы төп мәйданда (Совет урамы, 96) узачак, дип яза Татар-информ. 15 августта Мәскәүдән Симферопольгә юл тоткан А321 аэробусы, двигательләре сафтан чыгу сәбәпле, Мәскәү өлкәсендәге Жуковский аэропорты янындагы кукуруз басуына төшеп утырырга мәҗбүр булды. Самолет командиры Дамир Йосыповка Россия Герое исеме бирелде. «Урал авиалинияләре» авиакомпаниясенең А321 аэробусы командиры Дамир Йосыпов кабат эшкә чыга, диелә бу хәбәрдә. 6-7 сентябрьдә Дамир Йосыпов үзенең гаиләсе белән яшәгән Сызрань шәһәрендә Шәһәр көнен бәйрәм итәчәкләр.
Тулырак: http://matbugat.ru/news/?id=26452
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев