Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

2015 елда балалар арасында эчеп агулануның 36 очрагы теркәлгән

Россия Кулланучылар хокукын яклау хезмәтенең Татарстандагы идарәсе мәгълүматларына караганда, 2015 елда 14 яшькә кадәрге балалар арасында исерткеч эчемлек белән агулануның 36 очрагы теркәлгән. Әлеге күңелсез хәл республиканың 10 районында булган. Моннан тыш үсмерләр арасында да агулануның 20 очрагы күзәтелгән. Тулаем алганда, исерткеч эчемлек белән агулану очраклары 2014 елга караганда 24,7...

Россия Кулланучылар хокукын яклау хезмәтенең Татарстандагы идарәсе мәгълүматларына караганда, 2015 елда 14 яшькә кадәрге балалар арасында исерткеч эчемлек белән агулануның 36 очрагы теркәлгән.

Әлеге күңелсез хәл республиканың 10 районында булган. Моннан тыш үсмерләр арасында да агулануның 20 очрагы күзәтелгән.

Тулаем алганда, исерткеч эчемлек белән агулану очраклары 2014 елга караганда 24,7 %ка кимегән - былтыр 1198 кеше зыян күргән. Кеше башына туры килгән өлеш буенча чыгып исәпләгәндә, агуланучылар саны Минзәлә, Чистай һәм Яшел Үзәндә республиканың уртача күрсәткеченә караганда ике-өч тапкырга артыграк. Республиканың 23 районында агулану очраклары кимегән.

Чыганак:intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев