Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

2015 елның Апас районы тарихында уелып калачак төп вакыйгалары

Бусагада - 2016нчы ел! Агач бәрән елы нинди вакыйгаларга бай булды соң? Кабат уңышларны, бөек казанышларны барлар, аларны тарих битләренә зур хәрефләр белән язып, киләсе елга бурычлар билгеләр чор килде. Сәясәттә дә, мәдәнияттә дә, төзелеш, авыл хуҗалыгы өлкәсендә дә, гомумән, кайсы гына тармакны алсак та, мактанырлык уңышларыбыз бар. Рәхмәт сиңа,...

Бусагада - 2016нчы ел! Агач бәрән елы нинди вакыйгаларга бай булды соң? Кабат уңышларны, бөек казанышларны барлар, аларны тарих битләренә зур хәрефләр белән язып, киләсе елга бурычлар билгеләр чор килде. Сәясәттә дә, мәдәнияттә дә, төзелеш, авыл хуҗалыгы өлкәсендә дә, гомумән, кайсы гына тармакны алсак та, мактанырлык уңышларыбыз бар. Рәхмәт сиңа, 2015нче ел! Хуш киләсең, 2016 нчы ел!

70нче Җиңү язын каршы алдык. Бу тарихи вакыйга зурлап билгеләп үтелде. Бишенче ел рәттән район башлыгы тәкъдиме белән сугыш чоры ятимнәре, Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен махсус Сабан туе үтте. Быел анда 5 меңнән артык кеше катнашты. 4 мең 700 райондашыбыз Батырлар Мемориаль комплексы янындагы митингның шаһиты булды. Ленинград. Мәскәү өлкәсе, Курск, Мурманск, Воронеж, Ростов, Севастополь, Волгоград, Белорусия Республикасы, Украина һәм Чехия туганнар каберлекләреннән алынган туфраклар Мемориаль комплекста урын алды. "Җиңү байрагы" эстафетасы 570 чакрым юл үтеп, бәйрәм тантанасында ветераннар кулына тапшырылды.

13 сентябрьдә Татарстан Президентын һәм җирле үзидарә депутатларын сайлаулар оешкан төстә үтте. Барлыгы 15899 кеше Бердәм сайлауларга килеп, үзенең тавышын бирде. Бу - 99,69 процентны тәшкил итә. 217 апаслы сайлауга тәүге тапкыр килде.

ТАССР төзелүгә - 95, Апас районы оешуга 85 ел тулды.

Төзелеш тармагында да эшләр туктап тормады. Республикакүләм һәм җирле программаларга нигезләнеп Иске Әнәледә клуб, Аюкөйдергән һәм Кызыл Тау авылларында күпфункцияле үзәкләр, Болынбалыкчыда фельдшер-акушерлык пункты, Иске Йомралыда ветеринария пункты ачылды. Әлмәндәр авылы клубы төзекләндерелде. Акхуҗада мәчет сафка басты. Бу - районда 54нче мәчет иде. Үзәк китапханә төзекләндерелде, район үзәк хастаханәсендә төзекләндерү эшләре дәвам итә. Салават Кәримов урамында 2 күпфатирлы йорт төзелә. ЗАГС һәм җәмәгать суды биналарын ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Быел язгы чакырылышта 39, көзге чакырылышта 42 апаслы хәрби хезмәткә озатылды. Аларның дүртесе - район шефлык иткән Ульяновск хәрби частенда. Район хәрби комиссары Илшат Паймурзин, Апас делегациясе алар янына берничә тапкыр хәл белешергә барды. 12 апаслы хәрби хезмәтен контракт төзеп дәвам итәчәген белдерде. Армиягә чакырылучыларның 25 проценты югары, калганнары урта һәм башлангыч һөнәри белемле. Апас аграр көллиятендә ел саен 55 курсант башлангыч хәрби белгечлек ала.

Апас Туган якны өйрәнү музеена Кыш бабай белән Кар кызы килде. Фойдагы төлке, ләкләк-үрдәкле Яңа ел чыршысы төбендәге капчыгындагы бүләкләр арасына ун яңа паспорт та салган. Ике ел элек музей директоры Рәмис Ногманов башлангычы белән 14 яше яңа тулган егет һәм кызларга тәүге паспортларын хәзер әнә шулай тантаналы, истә калырлык итеп бирәләр. 2013 елның август аеннан балаларны, аларның дусларын, туганнарын Апаска махсус чакыралар. Моңа кадәр тәүге паспортларны район хакимият йортының зур утырышлар залында тапшыралар иде, ноябрь һәм декабрьдә бу тантана музейда үткәрелде.

- Ике ел ярымда шулай истә калырлык итеп 550 баланың кулына беренче паспорт тапшырылды, - диде район башлыгы урынбасары Марат Нуриев. Район паспорт-виза хезмәте җитәкчесе Айрат Сафиуллин бу чараның балаларда ватанпарвәрлек һүм җаваплылык хисе тәрбияләүдә бик үтемле чара булуын ассызыклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев