Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

2021 ел Борнаш авылында яшәүче Зөфәр Гарифуллин өчен дә истәлекле булды

Борнаш авылы егете, гомере буе зур йөк машиналары, автобуслар иярләгән, иртә таңнан кара төнгә кадәр ару-талуны белмичә эшләгән Зөфәр Гарифуллин да елны хезмәт нәтиҗәләре белән озата.

Ул Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда булды һәм әлеге тантанада дәрәҗәле исем белән бүләкләнде. Аңа Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исеме бирелде.

“Туган яктан читкә киткән кеше түгел мин. Бар булмышымны, көчемне хезмәткә багышладым. Миң иңләгән чакрымнарның иге-чиге юктыр инде“, – ди Зөфәр абый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев