2021 ел- Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан Кече Болгаер китапханәсендә кичз узды
"Тел-милләтнең ачкычы" дип аталган әдәби кичә эчтәлекле һәм гореф-гадәтләрне үз эченә алган иде.
(21 февраль, "Апастово-информ").
Туган телебезне, гореф-гадәтләрне саклау һәм милләтләр дуслыгы-матур яшәешебезнең үрнәге булып тора. Әлеге кичәдә татарлар да, русслар да катнашты, калган милләт вәкилләре күргәзмәләрдә, биюләрдә чагылыш тапты.
"Әлеге кичәдә балалар бакчасы балаларыннан алып 81 яше узган өлкәннәребезнең дә катнашуы, үсеп килүче буыннарга нидер калдыра алуыбыз белән бәхетле без. Тәрбия өлкәсендә эшләп чыккан мөгәллимәләребез һәм тәрбиячеләр Хасанова Миләүшә һәм Хайруллина Сәлимә чыгышлары бик тирән мәгънәгә ия. Аларның эш үрнәген балалар: Зәринә Амануллина, Далер Хәертдинов, Сәидә Низамовалар үз чыгышлары белән ачып бирделәр", - ди китапханәче Гөлүсә Гайфуллина.
Туган җиреннән аерылып, 33 ел Үзбәкстан якларында яшәп, хәзер дә андагы үзбәк дуслары белән аралашып торучы Шәмсенур апаның сүзләре күпләрнең күз яшьләрен дә чыгарга мәҗбүр итте.
Мәскәү төбәгендә туып, язмыш җилләре Болгаер якларына яшәргә төпләнеп калучы Маргарита Орлованың шигъри юлларын китап укучылар бик җылы кабул итте. Милли көйләрне гармун телләре саен сихри моңнар белән бәйрәмне бизәүче Люзия Хәмидуллинаның уйнавы күпләрне яшьлекләренә алып кайтты.
Үсеп килүче һәм урта буын яшьләребез: Чулпан Шакирова, Гөлинә, Гөлия Хузиналар язучыларның тел турындагы шигырьләрен үз эченә алган китапларын кулга тотып яңгырату-күңелле мизгел. Димәк, китаплар язмышын халык мәйданында урын алып тора.
81 яшьлек Саттарова Миңнегөл апаның "Иман әлифбасы" шигыре күпләрне уйланырга мәҗбүр итте. Бәйрәмне матур җыры белән бизәүче Алинә Амануллинаның җыры да туган авылларның яшәеш чыганагы икәненә бер ишарә булды.
Кичәдә катнашучы һәр китап сөюче җылы кичерешләр алып өйләренә таралды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев