Реклама
Җәмгыять
20нче сентябрьдән соң мәктәпләр ябылу мәсьәләсендә Фазлыева нокта куйды
Республика вице-премьеры укучыларның коронавирустан саклану чараларын үтәүләре өлкәннәрдән бер дә ким булмавын билгеләп үтте.
(5 сентябрь, “Апастово-информ”).
20нче сентябрьдән соң, Татарстанда мәктәпләрне ябу республика җитәкчелегенең планнарында юк. Ләйлә Фазлыева шулай дип белдерде.
“Без куркынычсызлык чараларын үтәп, эшебезне дәвам итәргә тиешбез. Һәр класс үзенә беркетелгән кабинетта утыра. Мәктәпкә килү вакытлары төрлечә итеп җайланган”, - диде Фазлыева. Аның әйтүенчә, балалар яхшы саклана беләләр. Әле өлкәннәрне дә өйрәтергә мөмкиннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев