Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

23 февраль – Ватанны саклаучылар көне

Батырлык, вөҗдан һәм намус, үз иленә һәм бурычына тугрылык чын ир-атның төп сыйфатлары булып кала бирә. Апас егетләре бу традицияләрне намус белән дәвам итә. Бәйрәм уңаеннан туган илебезне саклаган һәм саклауны дәвам итүчеләргә хөрмәт һәм ихтирам хисләребезне белдерәбез.

Бөек Ватан сугышы һәм локаль конфликтлар ветераннарына, илебез иминлеге өчен хезмәт куючы һәркемгә рәхмәт, ихтирам сүзләребезне җиткерәбез. Барлык ветераннарга, лаеклы төстә үз хәрби бурычын үтәгән һәм үтәп килүчеләргә, Россия армиясе сафларында хәрби хезмәт итәргә әзерләнүче һәркемгә нык сәламәтлек, иминлек, бәхет һәм баш очында тыныч күк йөзе телим. Барлык эшләрегездә уңышлар юлдаш булсын!
Равил Хисаметдинов,муниципаль район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев