24 октябрьдә район мәдәният йортында КВН була
Республиканың КВН татар лигасы вәкилләре районга килеп укулар уздырды. Каратун, Иске Йомралы һәм Аграр көллият яшьләре КВН уйнау серләренә өйрәнделәр. 24 октябрьдә, 17.00 сәгатьтә алар өйрәнүләрнең нәтиҗәсе булып, сәхнәдә чыгыш ясыйлар. Иң көчле команда зона турына узачак һәм Буада чыгыш ясарга әзерләнәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев