25 июнь барыгызны да Яшьләр көннә чакырабыз
Бу көнне төрле күңел ачу чаралары каралган.
Тантаналы өлеш 17.00 сәгатьтә район башлыгының тәбрикләве, алдынгы эшче яшьләрне бүләкләү белән башланып китә. 17.15-18.00 сәгатьләрдә башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын вакытлыча башкаручы Булат Әхмәтҗанов, социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлүсә Галләмова чыгышы. Яшь парларны, актив яшьләрне бүләкләү. 18.00-22.00 концерт программасы. Рината Тей, Илгәрәй, Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар, Илназ Сафиуллин җырлый. Динар Хөснетдинов һәм Назлыгөл Сөнәгәтова алып бара. Di + Ali дан бәйрәм дискәтүге. Бергәләп күңел ачыйк! 0+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев