Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

25нче июньдә районыбызда зур семинар Ул терлекчелекнең нәтиҗәлелеген күтәрүгә багышлап, берничә районнан килгән кунаклар катнашында үтәчәк

Ул терлекчелекнең нәтиҗәлелеген күтәрүгә багышлап, берничә районнан килгән кунаклар катнашында үтәчәк.

(17 июнь, “Апастово-информ”).


Шундый семинарларның бүген беренчесе ачык һавада Татарстан Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров катнашында, Питрәч районында булып узды. Анда шул зонада урнашкан 10 район терлекчелек белгечләре, район башлыклары, район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчеләре катнашты.

Министр урынбасары Ленар Гарипов азык культураларын мөмкин кадәр иртәрәк, файдалы матдәләр күбрәк тупланган чорда хәзерләү мөһимлеген әйтте.
“Алты ай эчендә бозау 200 кг.га җитәргә тиеш”, - дип башлады үзенең чыгышын Министрлар Кабинетында ветеринария баш идарәсе начальнигы Алмаз Хисаметдинов. Ул, шулай ук, яшь үрчемгә угыз сөтен эчерү, иммунопрофилактика үткәрү, үлемне булдырмау буенча ветеринар чаралар күрү турында аңлатты.
Көтү яңарту буенча да файдалы аңлашу булды. Бу уңайдан, ясалма орлыкландыру юнәлешендә 90 процентка кадәр тана бозау алу юллары өйрәнелде.
Терлекчелекне цифрлаштыру буенча да сүз булды. Чөнки, бүген төпле исәп-хисап алып барганда, һәрнәрсә контрольдә булганда гына, нәтиҗәлелеккә ирешергә мөмкин.

Әлеге мөһим чара “Ак Барс Питрәч” терлекчелек комплексында төгәлләнде. Анда бер сыердан елга 7370 кг. сөт савалар.
Районыбыз хезмәтчәннәре 25нче июньдә бездә булачак зона киңәшмәсенә ныклы хәзерлек башладылар. Кунак килгәндә, оста хуҗабикә крыса төпләренә кадәр юып-чистартып куя. Бездә дә терлек азыгы хәзерләүдә, җәйге чорда терлекләр ашатуда күрше-тирә районнардан килгән кунакларга горурланып күрсәтерлек уңышлар күп булыр дигән ышанычта калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев