26 апрель – Туган тел көне
Хөрмәтле райондашлар! 26 апрельдә, бөек шагыйрь Габдулла Тукайның туган көнендә, Туган тел көне билгеләп үтелә.
Быел һәйкәл буена, Шигърият бәйрәменә җыела алмасак та, төрле акцияләр, онлайн очрашулар уздырыла.
Туган тел көнендә, телебезне саклап калыйк һәм яклыйк дигән теләгемне җиткерәм. Һәркем өчен иң кадерлесе – беренче сөйләшә башлаган Ана теле. Туган телебезнең, торган җиребезнең кадерле булуын без иң элек туган тел аша тоябыз. Сабыйлар да, өлкәннәр дә һәрвакыт туган телебезне яратып, аның яңгырашын, тәмен тоеп яшәсен иде. Халкыбызның асыл улы, бөек Тукай йөрәгеннән шытып чыккан юллар бүген дә күңелләребездә яши, без аны гел кабатлыйбыз.
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Равил Хисаметдинов,
Апас районы башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев