30 август – Татарстан Республикасы көне
Хөрмәтле райондашлар, якташларыбыз! Сезне чын күңелдән Республика көне белән котлыйм.
Республика көне – күпмилләтле Татарстан халкының тынычлык һәм иминлек, бердәмлек символы бәйрәме ул. Без республикабызның байлыгы, аның бай тарихы белән хаклы рәвештә горурланабыз һәм уңышларга ирешергә мөмкинлек биргән өлкән буын, аларның хезмәте, батырлыгы алдында баш иябез. Безнең районда да күп кенә республика һәм муниципаль программалар гамәлгә ашырыла. Алар бер-берсен тулыландырып, халыкның мул тормышын тәэмин итүгә хезмәт итә.
Әлеге бәйрәм көнендә сезнең һәммәгезгә дә нык сәламәтлек, иҗади уңышлар, шатлык-бәхет, игелекле башлангычларыгызның тормышка ашуын телим.
Равил Хисаметдинов, Апас муниципаль район башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев