30 август - Татарстан Республикасы көне
Сезне чын күңелдән Татарстан Республикасы көне белән ихлас котлыйм
Без төбәгебезнең байлыгы, кешеләре, тарихы һәм мәдәнияте белән хаклы рәвештә горурланабыз. Районыбыз, Татарстан халкы белән бергә, социаль - икътисади сәяси үзгәртеп корулар юлыннан атлый. Йортлар төзелә, юллар салына, социаль инфраструктура үсеш ала.
Безнең районда күп кенә республика һәм муниципаль программалар һәм проектлар тормышка ашырыла. Татарстаныбызның икътисади иминлеге, матур традицияләрне саклау һәм арттыру, мәдәниятне үстерү һәрберебезнең активлыгына бәйле.
Күпмилләтле районыбыз киләчәккә зур өметләр белән карый. Алга таба да бердәмлектә булган көчне тоеп, хезмәттән тәм, яшәүдән ямь табып гомер итәргә язсын. Киләчәк буыннарга да, гомумән, һәрбарчабызга да исәнлек-саулык, тазалык-байлык, ныклык-хөрлек, бөтенлек һәм иминлек теләп калам!
Айрат Җиһаншин, муниципаль район башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев