Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

31 апаслы икеләтә штраф түләгән

Административ җаваплылыкка тартылган машина йөртүче штрафын 60 көн эчендә түләргә тиеш. Әгәр дә аңа бу вакыт җитми икән, ул административ җаваплылыкка тартылачак. Нәтиҗәдә, автомобиль хуҗасына салынган штраф күләме ике тапкырга арттырыла яисә ул 15 көнгә ирегеннән мәхрүм ителә. Суд тарафыннан билгеләнгән мәҗбүри эшләрнең вакыты 50 сәгатькә кадәр җитәргә мөмкин. -...

Административ җаваплылыкка тартылган машина йөртүче штрафын 60 көн эчендә түләргә тиеш. Әгәр дә аңа бу вакыт җитми икән, ул административ җаваплылыкка тартылачак. Нәтиҗәдә, автомобиль хуҗасына салынган штраф күләме ике тапкырга арттырыла яисә ул 15 көнгә ирегеннән мәхрүм ителә. Суд тарафыннан билгеләнгән мәҗбүри эшләрнең вакыты 50 сәгатькә кадәр җитәргә мөмкин.

- Күпме әйтү, кисәтү, чара күрүләргә дә карамастан, штраф түләмәүчеләр һаман да бар. Агымдагы елның алты аенда штрафларын вакытында түләмәгән юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларга карата 77 административ материал төзелде. Шуның 13енә арест салынды, 31 транспортчы икеләтә штраф түләде. Нәтиҗәдә, суд органнары хокук бозучы транспортчыга карар чыгарды, - ди район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.

Июль аенда штраф түләмәүчеләрне ачыклау максатыннан дүрт рейд узган. Буа шәһәре пристав бүлеге белгече Сиринә Сафиуллова, ЮХИДИ хезмәткәрләре катнашында без кабат рейдка чыктык. Пристав хезмәткәре кулында "гөнаһлылар" исемлеге шактый зур. Иң элек Кильдураз станциясенә юл тоттык. Штрафы шактый саллы җыелган П. өйдә дә, эш урынында да юк иде. Телефонын да алмады. Гаебең өчен җавап бирергә кирәклеген ул барыбер аңлаячак.

- Мондый качып йөрүчеләр белән иртәме-соңмы очрашачакбыз. Алар үзләренә генә кыенлык тудыралар, - ди Сиринә Сафиуллова.

Штрафларын вакытында түләмәүчеләрне рәшәткә артына озату турында карар кабул иткәндә бурыч күләме әлләни зур роль уйнамый икән. Кайбер машина хуҗаларын 500 сум штраф өчен дә рәшәткә артына озаталар, хәтта. Апаста да андый очраклар - 6-8 тәүлек утырып чыгучылар бар.

Рейд барышында йөзгә якын транспортчы тикшерелде. Штраф түләмәүчеләр дә шактый иде. Кайберсе оныткан, кайсылары "вакыт бар әле, өлгерәм" дип йөриләр.

Данил. 5 ел стажы бар.

- Мин ничек кенә булса да, штрафларымны вакытында түләп барырга тырышам. Бурычка акча алып булса да түлим. Аннары ул һаман кичектерелеп, онытылып китәргә дә мөмкин. Мине әнием һәрвакыт "бурычлы булып йөрмә" дип кисәтеп тора.

Район буенча штраф күләмнәре 10 мең сумнан арткан, теркәлү урыннары районда булса да биредә яшәмәүче 26 транспортчы да бар икән. "Үзәк база алар турында "хәбәрдар". Закон санламаучылар берничек тә котылып кала алмыйлар," - ди Сиринә Сафиуллова.

Ирек. 20 ел стажы бар.

- Юл кагыйдәсен санламаган өчен шактый штраф түләргә туры килде. Хәзер акылга утырдым инде, штрафларны вакытында түләп барам. Чөнки 20.25 маддә буенча җаваплылыкка тартылган идем, шуңа икеләтә штраф түләдем. Артык акчам юк. Башкаларга да шулай киңәш бирәм.

Штрафыңны вакытында түләсәң, тыныч йокларсың. Юлларда да курыкмыйча йөрерсең. Иптәш транспортчылар! Юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәгез, үзегезнең дә, башкаларның да тормышын куркыныч астына куймагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев