Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

33 төп киндер үстерүе билгеле булды

- Урта Азия илләренең берсеннән кайтып районда яшәүче 34 яшьлек А.ның бакчасында составында наркотик матдә булган 33 төп киндер үстерүе билгеле булды, - ди район прокуроры урынбасары Фатыйх Хафизов. - Район эчке эшләр бүлеге оператив хезмәткәрләре "бакчачы"ның үсемлекләрнең рәт араларын эшкәртеп, "плантация"нең сугарылып торуына август аенда тап булалар. Шаһитлар катнашында...

- Урта Азия илләренең берсеннән кайтып районда яшәүче 34 яшьлек А.ның бакчасында составында наркотик матдә булган 33 төп киндер үстерүе билгеле булды, - ди район прокуроры урынбасары Фатыйх Хафизов.

- Район эчке эшләр бүлеге оператив хезмәткәрләре "бакчачы"ның үсемлекләрнең рәт араларын эшкәртеп, "плантация"нең сугарылып торуына август аенда тап булалар. Шаһитлар катнашында киндер юк ителә. "Мичурин"га суд булды, ул билгеле бер вакытка мәҗбүри җәмәгать эшләренә хөкем ителде. Бакчада, басу-урман, чүплекләрдә кыргый киндергә, мәккә тап булсагыз яки аны сатучы, кулланучыны очратсагыз бу хакта район эчке эшләр бүлегенә, прокуратурага, авыл җирлегенә хәбәр итегез.

Фото: //http:/yandex.ru/clck/jsredir

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев