Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

3нче сентябрь – терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне

Бүген Апас мемориал комплексында “Тормыш тамчысы“ дип исемләнгән хәтер чарасы узды.Әлеге чараны район үзәк китапханәсе коллективы оештырды.

(3нче сентябрь, “Апастово-информ“).


Бу көнне бернинди гаепсезгә гомерләре өзелгән терроризм акты корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә.
2004нче елның шушы көнендә террористлар Төньяк Осетиянең Беслан шәһәрендәге мәктәпне шартлатып, бик күп гаиләне кайгылы итте. Бу афәт илебезнең һәр кешесен тетрәндерде.
Районыбызда да бу көнне гаепсез корбаннарны искә алу максатыннан төрле чаралар уза. Бүген дә Апас “Тормыш тамчысы“ дип исемләнгән Бөтендөнья акциясенә кушылып, вафат булучыларны искә алуга багышланган хәтер чарасы үткәрде. Анда Апас районы буенча террорга каршы көрәш комиссиясе сәркатибе Булат Гафиятуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, Апас һәм Кайбыч районнары хәрби комиссары Илшат Паймурзин, Апас туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Рәмис Ногманов, район ветераннар оешмасы җитәкчесе Гөлнур Насыйбуллина, район Пенсия фонды бүлеге җитәкчесе Илгизәр Вәлиәхмәтов һәм Апас урта мәктәбе укучылары катнашты.
Тантанада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина “Тормыш тамчысы“ның дөнья күләмендә үткәрелгән акция булуын ассызыклады.
“Без бүген бик әһәмиятле чарага җыелдык. Беслан фаҗигасендә вафат булучыларны искә алабыз. Без аларның күргән михнәтләрен онытырга тиеш түгел. Киресенчә, гыйбрәт алыйк һәм һәрчак уяу булыйк“, - диде ул.
Бесланда һәлак булганнарны искә алып бер минут тынлык игълан ителде.
Район хәбри комиссары Илшат Паймурзин Беслан фаҗигасеннән тыш, илебездә террорчылык белән бәйләнгән башка вакыйгаларны да искә алды.
“Бу афәтләрне онытырга хакыбыз юк. Фаҗигаләр кабатланмасын иде“, - диде ул.
Террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе сәркатибе Булат Гафиятуллин үзенең чыгышында террорчылыкка каршы көрәштә бердәм булырга кирәклеген искәртте. Аеруча балаларга интернет челтәрләре аша төрле тискәре йогынтыларга бирелмәскә өндәде, сак, уяу булырга чакырды.
Җир йөзендә барлык тереклек ияләренә яшәү өчен су кирәк. Хәтер чарасында катнашучылар савыттан учларына су алып, чәчәкләргә һәм агачларга су сиптеләр. Шул рәвешле арабыздан китүчеләрне символик рәвештә искә алдылар. Соңыннан батырлар мемориалына чәчәкләр куелды. Балалар вафат булучылар саны язылган символик шарларны күккә очырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев