4 май көнне Апаста өлкәннәр өчен Сабантуй була
4 май көнне Апаста Бөек Ватан сугышы ветераннары, сугыш чоры балалары өчен Сабан туе уза.
Әлеге чарага әфганчылар да чакырыла. Сабантуй иртәдән үк район үзәгендә тантаналы каршы алу, Апасның матур-истәлекле урыннары белән танышудан башлана. Аннан Сабан туе аланлыгында театральләшкән күренеш, концерт программасы, район башлыгы һәм башка кунаклар чыгышы белән дәвам итәчәк. Өлкәннәр өчен чәй эчүләр дә каралган. Бу көнне бар хөрмәт һәм игътибар өлкәннәр өчен булачак.
0+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев