480 грамм булып туган иде
Бу сабыйга инде бер яшь тулды. Аның хәле ничек?
1 июньдә, Балаларны яклау көнендә, республиканың иң яхшы акушерлары эшләрендә булган кызыклы хәлләр турында сөйләде. Уфаның Республика клиник перинаталь узәгенең акушерлык дистанцион консультация һәм санитария авиациясе бүлегенең акушер-гинекологы Динар Габдрахманов былтыр Стәрлетамакта булган очрак турында сөйләде.
"Узган ел Стәрлетамакка очтым, - дип сөйли Динар Рөстәм улы. - Пациент йөклелекнең 22нче атнасында иде. Икенче көнне аңа операция ясалды, 480 грамм авырлыктагы бала туды. Бәхеткә, әни дә, бәби дә исән калды. Балага тиздән бер яшь тула. Вакытыннан бик иртә туса да, ул бала инвалид түгел. Яшьтәшләре кебек үк зур түгел, иң мөһиме - сәламәт!"
Фото: yaplakal.com
Автор:Гөлия Мөгаллимова
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2022-06-02/480-gramm-bulyp-tugan-ide-2826483
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев