Реклама
Җәмгыять
55 ел - парлы сукмактан
Чирмешән җирлегендә гаилә юлыннан озак еллар парлап атлаучы гаиләләр күп. Алар җирлекнең бизәге.
(6 январь, "Апастово-информ").
Чирмешәндә яшәүче Рәхимҗан һәм Фәүзия Сабирҗановлар да 55 ел матур гомер кичергән бәхетле парлар.
"Рәхимҗан абый белән Фәүзия апа гомер буе колхозда эшләделәр. Чын хезмәт кешеләре алар. Гаиләдә дә аңлашып, тату гомер итәләр. 5 балага гомер, тәрбия һәм һөнәр биреп, бүген хөрмәттә яшиләр",- ди Чирмешән авыл җирлеге башлыгы Айрат Зиннәтуллин.
Сабирҗановлар Зөбәрҗәт туйлары уңаеннан котлаулар һәм бүләкләр кабул иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев