Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

5G баганалары буенча борчылып Роспотребнадзорга мөрәҗәгать итүләр ешайды

Татарстанда ел саен гражданнарның чаң кагулары нәтиҗәсендә һәр елны 20-30 легаль булмаган кәрәзле элемтә станцияләре ачыклана.

(10 декабрь, “Апастово-информ”).


Татарстанда яшәүчеләр 5G баганалары сәламәтлеккә зыян салмыймы, дип еш мөрәҗәгать итәләр. Борчылу урынсыз. Чөнки, кәрәзле элемтә станциясен урнаштыру алдыннан җитди тикшерү үткәрелә. Бу хакта республиканың баш санитар табибы Марина Патяшина белдерде.
“Мөрәҗәгатьләр бу мәсьәләдә күп. 5G буенча багана урнаштыру турында бездә бер генә документ та бүгенгә килештерелмәгән. Бөтен җирдә шундый баганалар утырталар дигән сүз дөрес түгел. Урнаштырылганнары сынау рәвешендә генә! Мондый баганалардан нинди зыян килүе турында исәпләү нормативы да әле эшләнмәгән”, - диде баш санитар табибы.
Ә калган станцияләр буенча аларның максималь зыян салу нәтиҗәләре ачыкланмыйча, Роспотребнадзор рөхсәт бирми. Бары тик, барлык тикшерү нәтиҗәләре яхшы булганда гына, калган элемтә баганалары файдалануга рөхсәт алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев