Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

6 февраль иртәсендә Апас янгын сүндерү бүлегенә хәбәр керә

Иртәнге сәгать 6да, районның янгын сүндерү бүлегенә Колгына авылында агач сарай януы турында хәбәр итәләр.

(10 февраль, “Апастово-информ”).


-Янгын сүндерү машиналары, барлык җаваплы кешеләр, хезмәтләр вакыйга булган урынга юнәлде. Ут вакытында йөгәнләнде, йортка, тирә-күршедәге корылмаларга зыян килмәде. Шулай да сарай яраксыз хәлдә. Янгынның сәбәбе – электр чыбыкларының төзексезлеге дип фаразлана, - ди янгын куркынычсызлыгы бүлеге өлкән довнавателе Илшат Шәфигуллин.
Еш кына иске электрүткәргечләр янгын килеп чыгуга сәбәпче булып тора. Көнкүреш техникасы сафтан чыга, ә электрүткәргечләр үзизоляциясен югалта, ул таркала һәм кыска ялганыш барлыкка килә.
“Йортларда, мунчаларда һәм башка ишегалды корылмаларында иске электрүткәргечләрен үз вакытында алыштырыгыз. Шулай ук елына кимендә бер тапкыр барлык розеткаларны, сүндергечләрне һәм бүлгеч тартмаларын тикшерергә кирәк. Әгәр алар җылынса, төзек түгел дигән сүз”, - ди Илшат Шәфигуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев