79 яшьлек Фәридә апа Павлова да чаңгыны үз итә
Үтәмеш авылында бертуган Шәрәфетдиновлар призларына районкүләм ярышлар узды.
(6 февраль, “Апастово-информ”).
Илшат, Илһам, Илфат, Габдулла Шәрәфетдиновлар туган авылларында беренче мәртәбә чаңгы ярышлары үткәрделәр. Әлеге ярышларга көч сынашырга гаиләләре белән дә килгәннәр иде. Бәйрәм төсе алган спорт чарасында чаңгычылар беренчелекне алу өчен көрәште, үзешчәннәр җыр-биюләре белән аларны җиңүгә рухландырды, җылынып алыр өчен чәй табыны да көйләнгән иде. Нәтиҗәдә - гаилә эстафетасында беренчелекне Чүрибураштан Нургалиевлар алды, 2нче урында Үтәмештән Әхмәтҗановлар, 3нче урында - Югары Ындырчыдан Зәйнуллиннар гаиләсе. Илһамия апа Хуҗина, Алсу апа Фәйзрахманова һәм ярышның иң өлкәне - 79 яшендәге Фәридә апа Павлова да җитезлектә сер бирмәделәр. Шулай ук кызлар, егетләр, кечкенәләр арасында да ярышның җиңүчеләре билгеле булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев