7нче сентябрьдән 13 сентябрьгә кадәр “Игелекле эшләр атнасы“ акциясе старт алды
Игелекле атнага районыбыз да кушылды.
(10 сентябрь, “Апастово-информ“).
Акция кысаларында “Рассвет“ халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплексы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре, волонтерлар белән берлектә, Иске Әнәле авылы янында урнашкан чишмә тирә-юнен чистартып, тәртипкә китерделәр.
Моннан тыш, волонтерлар Зәринә Миңнуллина, Назлыгөл Баязова, Альмирә Габидуллина социаль хезмәтләр алучы Шәмсебану әби Гайнетдинова янына барып, өлкәннең бакча участогын җыештырдылар. Шулай ук, Чирмешәннән волонтер Гөлназ Бәширова Роза әби Сәмигуллинага, Кызыл Тау авылыннан Зәринә һәм Адилә Борһановалар Изида әби Шәфигуллинага йорт эчендә булыштылар. Игелекле эшләр дәвам итә. Игелекне даими кылыйк, дуслар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев