Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

880нче номерлы сайлау участогында күргәзмәләр дә эшли

Апас урта мәктәбендә урнашкан 880нче номерлы сайлау участогында сайлаулар һәр елдагыча зур оешканлык белән бара. Биредә урамнан ук күргәзмәләр урын алган.

Күргәзмәләрдә мәктәп бакчасында үскән көзге муллыкны да, укучыларның кул эшләрен дә очратып була. Бина эчендә исә һәркемне елмаеп, чәй эчәргә чакырып торалар.
Сайлаучылар шулай ук теләп килде һәм тавышын бирде. Гаиләләре белән килүчеләр дә күп иде. Мисал өчен, Рәмис һәм Тәнзилә Солтановлар, Бәдретдин һәм Мөсфирә Заһировлар да матур үрнәк күрсәтте.
–Бәйрәмгә килгән кебек килдек. Күргәзмәләр белән таныштык. Укучыларның кул эшләрен карап, осталыкларына сокландык. Көнебез матур башланды, – диде Мөсфирә апа.
Мәктәптә укучылар көче белән матур концерт та куела.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев