90 ел гомер 90 көн кебек үткән
Кече Күккүздә яшәүче Фәүзия әби Сөләйманова 90 яшьлек юбилее көнендә бик күп хатирәләрне яңартты, гомер юлында булган кичерешләрен сөйләде.
(13 октябрь, “Апастово-информ“).
Фәүзия әбинең бар гомере хезмәттә үткән. Чордашлары кебек юклыгын да күргән, авыр хезмәтләр белән дә сыналган ул.
Фәүзия әби Сөләймановага Ил башлыгының Котлау хаты, район башлыгының Котлау открыткасы, бүләкләр тапшырылды. Зур Күккүз авыл җирлеге башлыгы Рузия Низамова, Күккүз бүлекчәсе идарәчесе Илфир Гайнуллин, мәдәният хезмәткәләре аңа изге теләкләрен җиткерде.
“Гомеребез хезмәттә үтте. Озак еллар авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләдем. 90 ел гомер 90 көн кебек үткән дә киткән“, – ди Фәүзия апа.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев