Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

90 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Рәйхана әби хат ташучы булып эшләгән

- Сугыш елларында яшь егетләр кызлар Болынбалыкчыда окоп казыдык, Карамасар, Сатмыш, Мөрәле урманнарында агач кистек. Яз көне генә өйләргә кайттык. Аннан ат карарга кердек, 14әр тай карый идек. 1948 елда тормышка чыктым. Иптәшем сугыш инвалиды, култык таягы белән йөрде. Шулай да гаилә өчен тырышты. Өч бала үстердек, укытып кеше иттек,...

- Сугыш елларында яшь егетләр кызлар Болынбалыкчыда окоп казыдык, Карамасар, Сатмыш, Мөрәле урманнарында агач кистек. Яз көне генә өйләргә кайттык. Аннан ат карарга кердек, 14әр тай карый идек. 1948 елда тормышка чыктым. Иптәшем сугыш инвалиды, култык таягы белән йөрде. Шулай да гаилә өчен тырышты. Өч бала үстердек, укытып кеше иттек, - дип авыр елларын күз яше аша искә ала Рәйхана әби. Аны олуг юбилее белән котларга район башлыгы Рәшид Заһидуллин килде, изге теләкләрен җиткерде. Рәсәй Президентының Котлау открыткасын, үзебез җирлектә үстерелгән гөл һәм бүләген тапшырды. Юбилярны котларга шулай ук авыл җирлеге башлыгы Радик Исмәгыйлев,

почта бүлекчәсе мөдире Люция Гыймадиева да

кайнар котладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев