Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

921нче номерлы Иске Йомралы участогында сайлаучылар активлык күрсәтә

Иске Йомралы сайлау участогында 300 сайлаучы исәпләнә.

(13 сентябрь, “Апастово-информ“).


Иске Йомралы сайлау участогы рәисе Рифат Гыйниятуллин сүзләренчә, халык теләп тавыш бирә.

“Сайлаулар 11 сентябрьдә башланып китте. Беренче көнне үк 67 процент сайлаучы катнашты. 12 сентябрьдә 93 процент сайлаучы үз тавышын бирергә өлгерде. Ул көннәрдә килә алмаучылар 13 сентябрьдә иртәдән үк участокка килә башлады“, – диде ул.

Сайлау участогында чәй эчүләр оештырылган. Шулай ук куркынычсызлык һәм иминлек таләпләре дә үтәлә.

Участокта иң өлкән сайлаучы – Хәбирә әби Җиһаншина. Аңа 102 яшь. Хәбирә әбинең янына барып сайлатачаклар.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев