Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

95 яшьлек Диләүфрүз әби Габидуллина: “Тракторда тагын эшлисем килеп калды”

Чурибураш авылында яшәүче Диләүфрүз әби Габидуллина 95 яшьлек олы гомер бәйрәме уңаеннан район башлыгы исеменнән котлаулар, бүләкләр, чәчәк бәйләме алды.

(11 июль, “Апастово-информ”).


Аны район башкарма комитетының эшләр буенча идарәчесе Ринат Гыйльфанов, Чурибураш авыл җирлеге башлыгы Илгиз Мифтахов котлады.

Диләфрүз әби тормыш иптәше, сугыш һәм хезмәт ветераны Гаделҗан бабай белән парлы, матур гомер кичергән, 4 бала тәрбияләп үстергәннәр. Хәзер балалар, онык, оныкчыклар хөрмәтен тоеп яши. Тормыш иптәшен 3 ел элек югалткан.

Диләфрүз әби колхозның төрле авыр хезмәтләрендә эшләгән. Трактор руле артына утырып, кырлар иңләгән.

Реклама



“Тракторда бик яратып эшләдем. Тормышка чыккач, Гаделҗан гына эшләтмәде. Тагын эшлисем килеп калды, – ди ул үзе.


Диләүфрүз әби кызлары тәрбиясендә рәхмәтләр әйтеп, изге догаларын кылып яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев