Абау! Бер кичтә ике исерек
Районның юл хәрәкәте дәүләт инспекторлары кичке рейдларын Чирмешән, Багыш якларында уздырдылар. Алар юлларда ике исерек шофер тоткарладылар. Бер ир-ат правасы булмаган килеш, мотоциклга утырып юлга чыккан. Тик ул юлда юл сакчылары очрар дип башына китермәгән. Мотоциклчының юлы кыска һәм күңелсез тәмамланды. Ә тагын да күңелсезрәк бетәргә мөмкин булуын аңа юл...
Районның юл хәрәкәте дәүләт инспекторлары кичке рейдларын Чирмешән, Багыш якларында уздырдылар. Алар юлларда ике исерек шофер тоткарладылар. Бер ир-ат правасы булмаган килеш, мотоциклга утырып юлга чыккан. Тик ул юлда юл сакчылары очрар дип башына китермәгән. Мотоциклчының юлы кыска һәм күңелсез тәмамланды. Ә тагын да күңелсезрәк бетәргә мөмкин булуын аңа юл сакчылары аңлатты. Икенче ир-ат трактор белән идарә иткән. Салмыш килеш руль артына утыручыларга зур суммалы штрафлар түләргә туры киләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев