Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Абдулла Хафизов: “Әти юлын дәвам иткән җир улы мин”

Бүген, 10 май көнне Абдулла Габбасович 70 яшьлек юбилеен билгеләп узды.

(10 нчы май, “Апастово-информ”).


Олы юбилее уңаеннан район башлыгы Айрат Җиһаншин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Радик Гыйсмәтов юбилярны кайнар котлап “Татарстан Республикасының агросәнәгать комплексының Мактаулы ветераны” күкрәк билгесе, Татарстанның агросәнәгать комплексының Ветераннар Советы Котлау хатын, Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаровның Рәхмәт хатын, район башлыгы исеменнән Рәхмәт хатын тапшырдылар.


Әҗем авылында эшсөяр һәм белемгә омтылучан Габбас һәм Һәдия Хафизовлар гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә Абдулла абый. Кечкенәдән иген игүче әтисе янәшәсендә җир, авыл эшен өйрәнеп үсә. Укуда да сынатмый ул. Оештыру сәләте яшьтән үк үзен сиздерә. Якыннарының өметен аклап, тормыш дәвамында үзе салган сукмак буйлап нык һәм төпле адымнар белән атлый. Габдулла Хафизов урта мәктәпне тәмамлагач, армия сафларында хезмәт итә. Җир эшенә, басу-кырларга тартылу аны иң элек Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумына, аннан башкаланың авыл хуҗалыгы институтына алып килә. Кулына диплом алган яшь агрономны туган ягында сөенеп каршы алалар.


-Хезмәт юлымны Ленин исемендәге колхозда тәҗрибәле авылдашларым, җитәкчеләр янәшәсендә башлап җибәрү зур тормыш мәктәбе булды. Колхоз председателе Хәмит абый Вәлиев ышаныч белдереп каршы алды. Бу елларда яңа сортлар булдырылды. Икмәк, чөгендер, бәрәңге үстерүдә районда иң алдынгылар рәтенә чыктык, - ди Абдулла абый.


1980 елда Абдулла абыйны күрше “Татарстан” колхозына партком секретаре итеп билгелиләр. Биредә дә алдынгы карашлы хезмәткәр нәтиҗәле хезмәте белән данлана. Озак та тормый аны районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек бүлегенә җитәкче итеп куялар. “Ярыш” колхозы председателе булып эшләгән еллар да Габдулла абыйның хәтер дәфтәренә зур хәрефләр белән язылган.


-Аренда подряды кергән елларны хезмәт белән уздырдык. Авыл хуҗалыгы тармагына яңа техникалар алуга ирештек. Шул ук вакытта күперләр, фермалар, мәктәп төзелеше дә башкарылды. Газ юллары салынып, колхоз көче белән йортларга газ керә башлады, - дип Абдулла абый.


Нинди генә өлкәләрдә эшләми ул. “Агропромэнерго”да, “Апас техник үзәгендә” Апас МТСында” җитәкчелек итә. Хезмәт елларының соңгы 6 елын Апас аграр көллиятендә эшләп лаеклы ялга чыга. Яшь буынга һөнәр һәм белем бирү, тормышка әзерләү эшенә дә лаеклы өлешен кертә.


Тырышлык бушка китми. Нинди генә тармакта эшләсә дә, акыл белән, киләчәкне алдан күреп җитәкчелек итә. Коллектив өчен кайгыртучан җитәкче була ул. 2001 елда “Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелә. Татарстан Республикасы Президентыннан, Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан алган Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары да шанлы һәм данлы хезмәт юллары турында сөйли. Бәйгеләрдә җиңеп, “Ел директоры”, “Иң яхшы директор” исемнәренә лаек була, грантларда җиңү яулап, максатчан проектларны тормышка ашыра.

Реклама


Җитәкче вазифасы белән беррәттән җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша Абдулла абый. Бюджет комиссиясе председателе, участок сайлау комиссиясе председателе, территориаль сайлау комиссиясе әгъзасы буларак та хөрмәт казана. Туган авылы белән дә тыгыз элемтәдә яши. Әҗемдә “Хәтер бакчасы” булдыруда аның өлеше зур.


Гаиләсендә үрнәк әти, кайгыртучан тормыш иптәше, йорт җанлы хуҗа ул. Яшь чакта алган агроном белемен хуҗалыгында кулланып, яшелчә, җиләк-җимешләрдән мул уңыш ала. Тырыш, намуслы, нәтиҗәле хезмәтенең җимешләрен татып, тормыш иптәше Равия апа белән тигезлектә, балаларга терәк булып, оныклар сөеп гомер итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев