Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Абитуриентлар һәм ата-аналар Татарстанның иң яхшы югары уку йортларын атаган

КФУ Татарстан югары уку йортлары рейтингында беренче баскычта урнашты. Абитуриентлар һәм аларның әти-әниләре фикере буенча, ул республикада да, аннан читтә дә иң нык үсеш алган һәм танылган югары мәктәп учреждениесе дип бәяләнә. Тикшеренү нәтиҗәләре «ПромРейтинг» агентлыгы сайтында чыкты.

Лидерлар арасында шулай ук Казан дәүләт медицина университеты, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты, Казан илкүләм тикшеренү техник университеты (КНИТУ-КАИ) һәм Иннополис Университеты да бар.

Өстәвенә, соңгысы «IT-белем бирү» профиль категориясендә дә җиңгән, ә «укырга кергәндә өстенрәк күрү», «укырга керүнең кыенлыгы», «белем бирү дәрәҗәсе», «дөньяда дипломның кыйммәте», «белем алуның перспективасы», «чыгарылыш курсларга ярдәм күрсәтү» кебек категорияләрдә беренче өчлеккә кергән.

Тикшеренүдән күренгәнчә, Социаль белем бирү академиясе (Казан социаль-юридик институты), Казан инновация университеты, ТИСБИ, Россия дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты, Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институты, Казан дәүләт мәдәният институты һәм Казан кооперация институты Татарстанда «икенче эшелондагы» иң кызыклы югары уку йортлары булып чыккан.

Аларның күбесе «бәяләп җиткерелмәгән уку йортлары» арасында лидерлар арасына кергән, Казан инновация университеты исә төбәктәге дәүләт югары уку йортларына да көндәш.

Казанныкы булмаган югары уку йортлары арасында Әлмәт дәүләт нефть институты, Чаллы дәүләт педагогика университеты һәм Кама сәнгать һәм дизайн институты аерылып тора.

Билгеләп үтелгәнчә, өлкән буын консерватизм һәм тотрыклылыкны кулай күрсә, яшьләр экспериментларга басым ясый.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/abiturientlar-ata-analar-fikerenca-tatarstannyn-in-yaxsy-yugary-uku-iortlary-acyklandy-5858282

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев