Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

АЧС Апас чигенә килеп җитте

-Күрше республикадагы табигать тыюлыгында урман читендә үле кабан дуңгызларына тап булганнар. Тиешле тикшерүләр аларның Африка чумасы йоктыруын ачыклаган. Вакыйга булган урында ике боҗралы карантин игълан ителгән. 100 километр радиуслы карантин зонасы чикләренә күрше республиканың Комсомольск, Батыр районнары да керә. Бу төбәкләрдән терлек, ит сатып алуда тыюлар гамәлгә кертелде. Үзебезнең Апас...

-Күрше республикадагы табигать тыюлыгында урман читендә үле кабан дуңгызларына тап булганнар. Тиешле тикшерүләр аларның Африка чумасы йоктыруын ачыклаган. Вакыйга булган урында ике боҗралы карантин игълан ителгән. 100 километр радиуслы карантин зонасы чикләренә күрше республиканың Комсомольск, Батыр районнары да керә. Бу төбәкләрдән терлек, ит сатып алуда тыюлар гамәлгә кертелде. Үзебезнең Апас ау хуҗалыгында АЧС таралмауны кисәтү, кабан дуңгызларының баш санын көйләү максатында аерым чаралар үткәрелә. Шул исәптән аучыларга 10 өстәмә лицензия-путевка бирелде. Шәхси хуҗалыкта дуңгыз асраучылар белән максатчан чаралар башкарыла. Таләпләр шактый катгыйланды, әйтик, йорт дуңгызын урамга чыгару, иректә йөртү тыела. Моны үтәмәүчеләргә саллы гына штрафлар яный,-дип хәбәр итә район ветериария берләшмәсе идарәсе җитәкчесе, баш мал табибы Марат Фәтрахманов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев