Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әҗем авылыннан Гайнетдиновлар гаиләсе бар җиргә дә өлгер

Алар сайлауларга да бердәм булып, бар гаилә белән килгән.

(15 март, “Апастово-информ”).



Әҗем авылыннан Гакыйфә апа һәм Рим абый да сайлауларга балалары белән килгән, бик теләп үз тавышларын биргән.
“Гомеребез буе авылда яшәп, колхозда хезмәт иттек. Бер эштән дә тартынып тормадык. Нәрсә кушсалар, шуны эшләдек. Туган ягыбыздан аерылып китү уебызда да булмады. Балаларыбызны да эш сөючән, тырыш, акыллы итеп тәрбияләргә тырыштык. Бүгенге көндә аларның тәрбиясендә, бердәм булып, киңәшләшеп гомер итәбез. Сайлауларга да бергә, бердәм булып килдек. Бәхетле киләчәк хакына үз тавышыбызны бирдек”, - ди гаилә башлыгы Рим абый.
Рим абый һәм Гакыйфә апа олы яшьтә булсалар да, әле дә хезмәттән аерылмаганнар. Балаларына терлекләр асрауда да ярдәм итәләр, бакча тутырып яшелчәсен дә үстерәләр. Тырыш, уңган гаиләнең авылда да абруе зур. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев