Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Аграр көллият студентлары район прокуроры белән очраштылар

17 апрельдән "Россия балалары" оператив-профилактик операциясе башланып киткән иде. Операциянең максаты - балигъ булмаган балалар арасында наркоманияне кисәтү, аларны замана афәтләреннән саклап калу, наркотиклар әйләнешенә каршы көрәш. Шул уңайдан балалар арасында төрле чаралар, психологик күнекмәләр, уеннар, тематик кичәләр уза. Район прокуроры Артур Шәрипов көллият студентлары алдында наркоманиягә кагылышлы темага эчтәлекле...

17 апрельдән "Россия балалары" оператив-профилактик операциясе башланып киткән иде. Операциянең максаты - балигъ булмаган балалар арасында наркоманияне кисәтү, аларны замана афәтләреннән саклап калу, наркотиклар әйләнешенә каршы көрәш. Шул уңайдан балалар арасында төрле чаралар, психологик күнекмәләр, уеннар, тематик кичәләр уза. Район прокуроры Артур Шәрипов көллият студентлары алдында наркоманиягә кагылышлы темага эчтәлекле чыгыш ясады, сорауларга җаваплар бирде. Балигъ булмаганнар эше буенча инспектор Рания Михайлова әлеге темага багышлап чыгарган стена газеталарына нәтиҗәләр белән таныштырып, җиңүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырды.

Гөлзада Гатауллина.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев