Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Аграр көллияте студентлары арасында китап яратучылар арта

Апас аграр көллияте китапханәчесе Айгөл Кашапова студентлар арасында китап яратучылар артуын әйтә

-Мин биредә 8 ел эшлим инде,-ди китапханәче. Безнең фондта барлыгы 11889 китап исәпләнә. Дәреслекләр дә, матур әдәбият та киштәләрдә тузан җыеп ятмый. Апастан Диләрә Гыйсмәтуллина, Каратуннан Илназ Хәсәнов, Кама Тамагыннан Чулпан Ибраһимова, Бакырчыдан Рәис Шәфигуллин китапларны аеруча күп укучылар рәтендә. Көллият студентлары язучылар, журналистлар, шагыйрьләр белән еш аралаша. Әле күптән түгел генә язучы Гөлсинә апа Галимуллина белән иҗади очрашуда мәсәлән, барлыгы 60 тан артык студент һәм укытучылар катнашты. Язучы китапханәбезгә үз китапларын да бүләк итте. Моннан тыш без китапханәбезгә барлыгы 12 газета һәм журнал яздырып алабыз. “Йолдыз” алар арасында иң күп сорала һәм укыла торганы.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев