Аграр көллияттә көзге кросс үтте
Аграр көллият студентлары көзге кросста үзләренең җитезлекләрен сынады.
(2 октябрь, "Апастово-информ").
Көзге кроссның максаты - сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, яхшы йөгерешчеләрне сайлау, спортка мәхәббәт уяту. Ярышта барлык төркемнәр дә катнашты. Кызлар 500 метр, егетләр 1000 метр аралыкта ярышты. Бу хакта аграр көллиятнең физик хәзерлек җитәкчесе Алмаз Мифтахов хәбәр итте.
"Студентлар өчен спорт бәйрәме булды бу көн. Җитезләр - җиңде, арттарак калучылар спорт белән дуслыкны тагын да ныгытырга дигән нәтиҗә ясады", - ди укытучы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев