Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Аграр көллияттә “Мәгариф тәгәрмәче” арт-объекты ачылды

Һөнәри-техник белем бирү системасының 80 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган “Иң яхшы арт-объект” Бөтенроссия бәйгесендә районның аграр көллият коллективы да катнаша.

(7 ноябрь, “Апастово-информ”). 


Апас аграр көллияте базасында “Мәгариф тәгәрмәче” арт-объекты ачылды. Аның проекты студентлар тырышлыгы һәм аларның остазлары ярдәме белән эшләнгән. 
 
Студентлар остазлары белән бер айдан артык проектны эшләү белән мәшгуль иде. Сызымнарда, кәгазьдә схемаларда һәм махсус программаларда проектлаштыру, проект макетын эшләү, детальләрне җентекләп эшкәртү һәм проектны тормышка ашыру эшенә йомгак – барысы да күп тырышлык таләп итте. Проектта катнашучылар шул хакта белдерде. 
 
«Мәгариф тәгәрмәче» арт-объекты көпчәкләр формасында эшләнгән күләмле конструкциядән гыйбарәт. Анда 1975 елда һөнәр училищесы ачылу һәм аграр көллият эмблемасы сурәтләнгән. Эмблемалар арасында китап һөнәри-техник белем бирү системасының юбилеен тасвирлый.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев