Реклама
Җәмгыять
Аграр көллият студенты - республика бәйгесе җиңүчесе
Флүс Латыйфи исемендәге XII республикакүләм «Сәләткә нур булган йолдызлар» ачык әдәби конкурсында агар көллият студентлары да катнашты.
(18 апрель, “Апастово-информ”).
Үзенең шигырьләрен тәкъдим итеп, студент кыз Әдилә Минтаһирова 2 урынга лаек булды.
Әдилә җитәкчесе Рания Нәбиуллина белән Казан шәһәрендә финалистларны бүләкләү тантанасында катнашты. Шулай ук финалистларга һәм аларның җитәкчеләренә Шәрык клубына һәм Татар китабы йортына экскурсиягә бару, жюри әгъзаларыннан эшләр буенча кайтаваз ишетү, иҗат җимешләрен башка каләмдәшләргә тәкъдим итү мөмкинлеге дә тудырылган иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев