Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“АгроАктив” хуҗалыгы язгы кыр эшләре чорын һәр елдагыча зур оешканлык белән башлап җибәрде

Алар инде чәчү эшләрен төгәлләү алдында.

(28 апрель, “Апастово-информ”).


Хуҗалыкта барлыгы 3 мең гектар чәчү җирләре бар. 500 гектары пар җирләренә калдырылган. 510 гектар мәйданны уҗым җирләре били.
-1300 гектар мәйданда язгы чәчү эшләре башкарабыз. Аның 600 гектары көнбагыш. Шулай ук рапс һәм арпа һәм бодай чәчелә. Бөртеклеләрне чәчү эшләрен бу көннәрдә тәмамларга исәп. Көнбагыш чәчү эшләре 5-6 майларда төгәлләнер дип уйлыйбыз. Бүгенге көндә эшләребез матур гына бара. Ягулык һәм ашлама җитәрлек, техникалар, агрегатлар төзек, хезмәткәрләребез җаваплы вакыт булуын аңлап эшли. Уңышлы еллар булсын, - ди “АгроАктив” хуҗалыгы җитәкчесе Фәрит Рәхимов.
Хуҗалыкта чәчү эшендә 9 трактор катнашачак. Хуҗалык быел кабат яңа заманча техникалар – сыек ашлама кертү, себерке һәм каток агрегатлары сатып алганнар.
“АгроАктив” - замана белән бергә атлаучы, яңалыкка омтылучы хуҗалык. Биредә мул уңыш җыеп алуның серләрен яхшы беләләр, һәрдаим өйрәнәләр. Заманча технологияләргә таянып эшлиләр. Әлеге максатта хуҗалыкта 20 гектарда тәҗрибә мәйданчыгы да оештырылган. Биредә хуҗалык үсемлекләрне корткычлардан саклаучы препаратлар һәм орлыклар җитештерүче оешма белән берлектә тәҗрибә үткәрә.
“Безнең тәҗрибәне республикадан килеп өйрәнәләр. Бу – безне таныту, эшебезне күрсәтү өчен уңай күренеш. Һаман үсештә булырга тырышу, замана белән бергә атлау”, – хәзер бит көн таләбе, - ди алдынгы карашлы җитәкче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев