Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Агрофирманың Йомралы бүлекчәсендә көнне-төнгә ялгап эшлиләр

Агрофирманың Йомралы бүлекчәсендә язгы чәчү эшләре ике сменада юештырылган. Кырдагыларның эшләре тоткарланмасын өчен ындыр табагында да көнне-төнгә ялгап эшлиләр. - Бүлекчәнең тоткасы ул, кулыннан килмәгән эше юк. Инде менә унынчы сезон язгы чәчүгә орлык әзерләп торуда катнаша, - диләр җитәкчеләр механик Ранис Каюмов турында. Аның янында Гөлнур Гайфуллина, Ландыш Галиакберова,...

Агрофирманың Йомралы бүлекчәсендә язгы чәчү эшләре ике сменада юештырылган. Кырдагыларның эшләре тоткарланмасын өчен ындыр табагында да көнне-төнгә ялгап эшлиләр.

- Бүлекчәнең тоткасы ул, кулыннан килмәгән эше юк. Инде менә унынчы сезон язгы чәчүгә орлык әзерләп торуда катнаша, - диләр җитәкчеләр механик Ранис Каюмов турында. Аның янында Гөлнур Гайфуллина, Ландыш Галиакберова, Венера Мөхәммәтҗанова бөртекләрне агулап, төяп җибәреп торалар.

- Көндезме ул, төнләме биредә эшләүчеләр кырдагыларны өзлексез ашлама, чәчүлек белән тәэмин итәләр. Һәрберсе үз хезмәтенә җаваплы карый, - ди бригадир Илдүс Галиәкбәров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев