Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ахырын уйлап эшлә

-Район үзәгендәге ЕГАИС системасына тоташып, сатылган һәр шешә алкогольле эчемлек РАР мәгълүматлар базасында берәмтекләп теркәлеп баручы 12 сәүдә ноктасы, ресторан-кафеларга киләсе елның 1 июленә авыллардагы 74 кибет тә өстәлергә тиеш,-ди район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Шамил Гаффаров. -Ялган аракы, өйдә идән астында гына җитештерәлгән көмешкә гадәттә арзан була, тик ул...

-Район үзәгендәге ЕГАИС системасына тоташып, сатылган һәр шешә алкогольле эчемлек РАР мәгълүматлар базасында берәмтекләп теркәлеп баручы 12 сәүдә ноктасы, ресторан-кафеларга киләсе елның 1 июленә авыллардагы 74 кибет тә өстәлергә тиеш,-ди район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Шамил Гаффаров.

-Ялган аракы, өйдә идән астында гына җитештерәлгән көмешкә гадәттә арзан була, тик ул агуга әйләнүе дә бик ихтимал. Шул нисбәттән, район хокук сакчылары белән берлектә урыннарда көтелмәгән тикшерүләр үткәрү, районга бу агуның үтеп кермәвенә, киң таралмавына җитди киртә куя,-ди район "Госалкогольинспекция" белгече Гөлнара Абдрахманова.

-Ел башыннан ялган аракы кулланып яки айнымыйча даими эчүдән Татарстанда 500 кешенең агуланып хастаханәләргә китерелүе мәгълүм, шуларның 150 се вафат булган. Соңгы чиккә җитеп "мәңге айнымас"ларны дәвалау, аякка бастыру хәзерге закон буенча аларның үз акчаларына гына башкарыла. Моны һәркем белеп торсын иде,-ди районның баш табибы Линар Әхмәтянов.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев