Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Айрат Җиһаншин: “Нинди генә һөнәр сайласагыз да, иң яхшы белгеч булыгыз!”

Апаста район башлыгы чыгарылыш укучылары белән очрашты.

 

 
(22 июнь, “Апастово-информ”). 
“Яшьлек” яшьләр үзәгендә узган конференциядә яшьләрне кызыксындырган сораулар уртага салып сөйләшенде, аларның киләчәккә булган хыял-омтылышлары хакында сүз булды. 
Гомумән, район тормышы яшьләр карашы аша күзалланды. 
 
“Кадерле укучылар! Барыгызны да урта мәктәпне тәмамлау белән тәбрик итәм. Шатлыклы да, моңсу да мизгелләр. Сезне алда яңа тормыш, яңа дуслар, зур үзгәрешләр көтә. Мөстәкыйль тормышка аяк басасыз. Мин сезнең өчен шат. Барысы да уңышлы булсын. Дөрес һөнәр сайлагыз. Районыбызга алдынгы, белемле, тырыш яшьләр, яшь белгечләр бик кирәк. Алдыгызга куйган максатларга ирешә белегез. Уңышлар сезгә! Без сезне районда көтәбез, һәрчак көтеп каршы алачакбыз” - диде район башлыгы. 
 
Яшьләр сораулар бирделәр, урында ук җаваплар алдылар, район башлыгының эше, үсеш юллары хакында сораштылар. Җылы, эчкерсез әңгәмә, аралашу булды ул. Сораулар күбрәк яшьләр тормышы, яшь белгечләр өчен эш урыннары, киләчәк өчен башкарылган эшләр турында булды. 
Чыгарылыш укучылары район башлыгының Рәхмәт хатларына да лаек булды. 
“Нинди генә һөнәр иясе булсагыз да, укытучымы сез, табибмы, электрчымы, төзүчеме, ташчымы, эретеп-ябыштыручымы, үз өлкәгездә иң яхшы белгеч булыгыз. Яхшы белгечләрне табасы кыен”, - дип киңәшләрен бирде район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев