Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Айтишникларга ташламалы ипотека шартлары ничек үзгәртеләчәк?

Россиядә IT-белгечләргә ташламалы ипотека шартлары киңәйтелә.

Бу турыда Россия Премьер-министры Михаил Мишустин сөйләде, дип яза ТАСС.

Вице-премьер Дмитрий Чернышенко сүзләренчә, бу программа буенча ипотека кредитын аккредитацияләнгән IT-компанияләрдә эшләүче 20 мең чамасы хезмәткәр ала алачак.

ТАСС төп үзгәрешләрне барлаган.

  • Торак кредитын аккредитацияләнгән компанияләрдә эшләүче 18дән 50 яшькә кадәрге хезмәткәрләр ала ала.
  • Минималь хезмәт хакына таләп йомшартыла – ул миллионлы шәһәрләрдә эшләүче белгечләр өчен 150 мең сумнан 120 мең сумга кадәр, башка торак пунктларда 100 мең сумнан 70 мең сумга кадәр (НДФЛ алганчы) кими. Моннан тыш, Мәскәүдә эшләүчеләр өчен таләпләр элеккечә кала, аларның хезмәт хакы аена 150 мең сумнан ким булмаска тиеш.
  • Керем төп эш урынында гына түгел, өстәмә эш урынындагы хезмәт хакын да кушып исәпләнә.
  • Ташламалы ставканы югалтмас өчен, кредит рәсмиләштергәч, аккредитацияләнгән компаниядә минимум 5 ел эшләргә кирәк, элеккечә бөтен кредит срогы дәвамында түгел.
  • Эштән киткән IT-хезмәткәр өчен ташламалы ставка срогы 3 айдан 6 айга кадәр арта.
  • 2023 елда чик ставка үзгәрми – 5 процент кала, банк һәм төбәк программалары хисабына ул өстәмә рәвештә киметелергә мөмкин.
  • 2023 еда Хөкүмәт, ипотека буенча процент ставкасының бер өлешен түләп, 24 меңнән артык IT-белгечкә ярдәм итәчәк, моның өчен федераль бюджеттан 6,5 млрд сум бүлеп бирелә.
  • Яңартылган шартларда кредит бирү 7 февральдә башлана, ипотека алу өчен гаризалар кабул ителә.

Чыганак: https://intertat.tatar/news/aitisniklarga-taslamaly-ipoteka-sartlary-nicek-uzgartelacak-5857388

Фото: https://ru.pinterest.com/pin/9007267995112512/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев