Аюкөйдергәннән Гыймадиевлар Зөбәрҗәт туйлары уңаеннан котлаулар кабул итте
Аюкөйдергән авылында яшәүче Мәлик һәм Гөлинә Гыймадиевларның гаилә коруларына 55 ел вакыт узган.
(6 январь "Апастово-информ").
Дус, тату гаиләдә, әти-әниләре үрнәгендә 5 кыз үскән. Хәзер алар оныклар сөеп, балалар хөрмәте тоеп яшиләр.
"Мәлик абый белән Гөлинә апа икесе дә колхозда эшләп лаеклы ялга чыктылар. Тырыш, намуслы, алдынгы хезмәт ияләре алар", - ди Чирмешән авыл җирлеге башлыгы Айрат Зиннәтуллин.
Озак еллар парлы яшәүче гаиләләр Яңа ел бәйрәмнәре уңаеннан район башлыгы исеменнән бүләкләргә һәм Рәхмәт хатына лаек булды.
"Чирмешән җирлегендә гаилә бәйрәмнәрен каршылаган 4 пар яши. Алар яшьләр өчен үрнәк. Гыймадиевлар да шундый күркәм гаиләләрнең берсе",- ди ЗАГС бүлеге җитәкчесе Розалия Насыйбуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев