Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Ак Барс” холдинг компаниясе генераль директоры Иван Егоров Апаста урып-җыю эшләре барышы белән танышты

Районда урып-җыю эшләре экваторга якынлаша.

 

Реклама

(4 август, Апастово-информ). 
Ак Барс” холдинг компаниясе генераль директоры Иван Егоров район башлыгы Айрат Җиһаншин белән берлектә "Апас-Мол" агрофирмасының "Апас" бүлекчәсенең Югары Ындырчы авылы кырында булды. Биредә 130 гектар мәйданда көзге бодай суктырыла. Уртача уңыш 26,8 проценты тәшкил итә. 
-Бу кырда "Казанский-560" сортлы көзге бодай уңышы җыела. Биредә сигез комбайн эшли. Биш машина ашлыкны ындыр табагына берөзлексез ташып тора. Тагын 300 гектар мәйданда эш башкарасы калды. Һава шартлары мөмкинлек бирсә, эшне озакка сузылмас дип өметләнәбез", - диде бүлекчә җитәкчесе Гомәр Хәйбуллин. 
Район башлыгы Айрат Җиһаншин районда урып-җыю эшләренең оешкан төстә баруы хакында белдерде. 
"Район буенча урып-җыю эшләренең 40 проценты башкарылды. 1 гектардан уртача 29 центнер уңыш җыеп алына. Кырларда 60 комбайн эшли. Хезмәткәрләр һәрьяклап кайгыртыла, уңайлылыклар тудырыла. Көн дәвамында кайнар ризык белән тәэмин ителә. Район мәдәният хезмәткәрләре җыр-моңнарын өләшә. Шикәр чөгендере дә мул уңыш вәгъдә итә. Якын көннәрдә генә явып узган яңгырлар зур ышаныч өсти",- диде район башлыгы. 
"Ак Барс” холдинг компаниясе генераль директоры Иван Егоров басу-кырлар белән танышып, кыр хезмәтчәннәре белән дә аралашты. Комбайнчыларга олы хөрмәтен белдереп, 12 мең центнер ашлык суктыручы экипажларны бүләкләде. Шулай ук кырларда хезмәт итүче яшь көчләргә – аграр көллият студентларына ышанычын белдерде. 
“Хезмәтегез өчен рәхмәт. Алга таба да уңышлар насыйп булсын”, - дип теләде җитәкче. 
Иван Егоров шикәр чөгендере уңышын җыеп алу эшенә әзерлек чаралары белән дә кызыксынды, МТК “Ак Барс” оешмасында булды, яңа техникалар белән танышты. 
“Ак Барс” холдингы генераль директоры урынбасары Камил Галиев белдерүенчә, районда 52 мең гектар җир “Апас-Мол” агрофирмасы карамагында. Быел 28 мең гектарда бөртекле-кузаклы культуралар, 4 мең гектарга якын мәйданда шикәр чөгендере үстерелгән. 
“Апас-Мол”хуҗалыгында урып-җыю эшләре оешкан төстә барганын күрдек. Уртача уңыш 26-27центнерны тәшкил итә. Быелгы ел өчен яхшы дип исәплибез. Кышка терлек азыгы әзерләү дә дәвам итә. Көзге чәчүгә әзерлек эшләре дә оешкан. Шикәр чөгендерен алу эшенә әзерлекне дә башладык. Техникаларны да яңартырга тырыштык. 1 чөгендер алу комбайны һәм 1 төягеч сатып алдык”, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев