Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Ак җилкән“ очрашулар уздыра

Борнаш авылында “Ныклы гаилә“ девизы астында “Ак җилкән“ клубы чираттагы утырышын уздырды. (20 май, “Апастово-информ“).

Очрашуга әлегә кадәр пар канатын табарга өлгермәгән егет-кызлар чакырылды. Мәдәният хезмәткәрләре яучылык вазифасын үтәп, алар белән төрле әңгәмәләр, уеннар оештырдылар, гаилә, танышу, кавышу серләре турында сөйләделәр.

Кичә җыр-моңнар белән үрелеп барды.

“Егет-кызлар белән чын күңелдән аралаштык. “Ак җилкән“ дигән төркемебезне булдырып, телефон номерларын алмашып, бер-берсе белән сңйләшергә мөмкинлекләр тудырдык“, – ди яучы Альмирә Сәлахова.

Кичәдә Әлмәндәр авыл җирлеге башлыгы Рамил Җәләлиев та катнашты. Ул да җирлектә кавышучы яшь гаиләләрнең күбрәк булуын теләде.

“Ак җилкән“ үз эшен Ябалак мәдәният йортында дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев