Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Акча дип үз язмышың белән шаяру кыйммәткә төшәргә мөмкин

«Халык контроле» сайтында Н. авылында берәүнең спиртлы эчемлекләр белән законсыз сату итүе турында хәбәр пәйда булды. Бу хәбәр буенча тикшерү бара. Ул расланса, уяу апаслыга аерым акчалата премия түләнәчәк. Тугыз айда районда алкогольле эчемлекләр әйләнеше базарында закон бозучыларга барлыгы 30 протокол төзелде. Андыйлар арасында тиешсез вакытта кибеттән спиртлы эчемлекләр сату,...

«Халык контроле» сайтында Н. авылында берәүнең спиртлы эчемлекләр белән законсыз сату итүе турында хәбәр пәйда булды. Бу хәбәр буенча тикшерү бара. Ул расланса, уяу апаслыга аерым акчалата премия түләнәчәк. Тугыз айда районда алкогольле эчемлекләр әйләнеше базарында закон бозучыларга барлыгы 30 протокол төзелде. Андыйлар арасында тиешсез вакытта кибеттән спиртлы эчемлекләр сату, ЕГАИС электрон системасы, товар документлары тәртиптә булмау, өендә көмешкә, контрафакт аракы җитештереп сату очраклары бар. Гаепле физик һәм юридик затлар, шәхси эшмәкәрләргә штраф санкцияләре кулланылды. Хәзер бу очракларда штраф элеккечә 3-5 мең сум гына түгел, алар күпкә артып, дистә меңнәр белән исәпләнә. Сәүдә ноктасының эше туктатылырга, рөхсәт-лицензиясе кире алынырга мөмкин, аерым очракларда җинаять эше дә кузгатыла.

-Ел башыннан апаслылардан аракы, алкогольле эчемлекләр белән законлы сәүдә әйләнешен бозучылар турында 15 аноним хәбәр кабул ителде. Барлык очраклар да урыннарга чыгып тикшерелде. Тиешле чаралар кулланылды,-дип хәбәр итә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Шамил Гаффаров.

Ришат Жамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев