Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Акча таптым, кемнеке?..

Күз алдына китерә аласызмы-сез банкомат каршына килеп басасыз һәм аның акча чыгаручы уемында бер күч акчага тап буласыз. Янәшәгездә беркем юк, "акча таптым-кемнеке?.."дип тә әйтү урынсыз, шуннан нишләр идегез?.. Район үзәгендәге бер банкоматтан акча алырга дип килеп басучы Р. югалып калмый әнә, хуҗасыз дип санаган акчаны кесәсенә алып сала. Беркем...

Күз алдына китерә аласызмы-сез банкомат каршына килеп басасыз һәм аның акча чыгаручы уемында бер күч акчага тап буласыз. Янәшәгездә беркем юк, "акча таптым-кемнеке?.."дип тә әйтү урынсыз, шуннан нишләр идегез?..

Район үзәгендәге бер банкоматтан акча алырга дип килеп басучы Р. югалып калмый әнә, хуҗасыз дип санаган акчаны кесәсенә алып сала. Беркем белмәс, эзләмәс дип тә уйлагандыр инде ул бәлкем...

... Эш болай була, Апас хастаханәсенә килгәч, әнисе биреп җибәргән бер банк карточкасыннан акча алырга теләп В. банкомат клавиатурасында тиешле пин-кодлар җыя. Акчаны алыр вакыт җиткәч кенә процентларын күпсенеп, бу уеннан кире кайта, карточкасын алып кесәсенә сала да урамга чыгып китә. Тик техника эшләү процессын туктатмый, заказ бирелгән сумманы чыгарып куя. Гүелдәп эшләп торучы банкомат каршысына Р. урынына килеп баскан В. алдын-артын уйламыйча гына шул акчаны кесәсенә "шудыра". Аны сорап килүче булмавына инангач, берара вакыттан соң аны икенче бер банк исәбенә салып куялар.

Ә берникадәр вакытта банк кредит карточкасыннан акчасы икенче кеше кулына килеп кергән чын хуҗага аның 500 сум әҗәтле булуы турында хәбәр итәләр. Шуннан тикшерү башлана. Хәзерге электроника, видеокүзәтү чаралары һәр адымыңны теркәп торганда чынбарлыкны белүе авыр түгел. Кыңгыр эше ачыклангач, кылган гамәленә бик үкенеп, Р. әнә теге "күктән иңгән" акчаны чын хуҗасына кире тапшыра. Тик суд барышында ул Россия Җинаятьләр Кодексының 158 маддә, "в" пункты буенча сизелерлек зыян китереп, чит кеше милкен яшертен урлаучы булып танылды. Суд карары буенча җаваплылыкка тартылды.

Гыйбрәт алырлык бу ялгышны беркем кабатламасын иде. Чит кеше акчасы, очраклы табылдык бәхет тә, байлык та китерми, шуны онытмагыз, үз язмышыгызны буямагыз!

Фатыйх Хафизов, Апас районы прокуроры урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев